+7 (8552) 53-07-07
Индустриаль парклар кирәк
Индустриаль парклар кирәк
24.11.2015

“Җитәкчеләр өчен эшлекле төшке аш” шәһәр проекты яңа форматта – “Фикерләшү мәйданы” рәвешендә үтте. Бу юлы анда “Чаллыда сәнәгать һәм индустриаль парклар үсеше” дигән темага фикер алыштылар. Очрашуны Рен ТВ каналы хезмәткәре Тимур Бикбаев алып барды.

"Развитие” паркы директоры Константин Пучкин Чаллыдагы “Мастер”, ”Чаллы”, ”Үсеш” парклары турында сөйләде. Аларның һәрберсенең үз юнәлеше бар. Әйтик, 550дән артык предприятиене үз канаты астына алган “Мастер” да күбесенчә “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте һәм аның бүлендек компанияләре өчен товар җитештерелә. “Чаллы” да резидентлар өчен барлык шартлар тудырылган. Җиһаз куеп җитештерүне башлап җибәрергә була. 24 гектар мәйдандагы “Үсеш” тә дә үз эшеңне башлап җибәрергә, аны үзеңнең милкең итеп рәсмиләштерергә мөмкин. Резидентлар җиһаз алу өчен 50гә50 программасы буенча дәүләт ярдәменә өметләнә алалар. Моның өчен гариза һәм салымнар буенча бурычлары булмаган, Чаллыда теркәлгән резидентлар сәүдә-сәнгать палатасындагы кризиска каршы комитетка килеп үзләренең бизнес-планнары белән таныштырып, субсидиягә хокуклы булуларын расларга тиешләр. Биредә һәр атнаның шимбә көнендә ике проект яклана.

“Эшлекле төшке аш” ның мәгълүмати партнеры – “Шәһри Чаллы” газетасының баш мөхәррире Илсур Тимеров эшче кадрларга ихтыяҗ белән кызыксынды. Тимур Бикбаев әйтүенчә, чыннан да бүген предприятие һәм оешмаларга эшче кадрлар җитми. Шәһәрдә кадрлар әзерләү белән шөгыльнүчеләр күп. Укыту үзәкләре, уку йортларыннан тыш, бу юнәлештә эш бирүчеләр үзләре дә шөгыләнә башладылар. Мәсәлән, мебель ясаучы эшмәкәрләр 20-30 кешелек төркем җыеп укытканнар, тәҗрибә уртаклашканнар һәм үзләрендә практика үткәргәннәр. “HAEIR” компаниясе “Иннокам” белән берлектә кондиционерлар монтажлаучыларны әзерли. Моның өчен субсидия бирү дә каралган.

“Беренче коймак төерле була” дисәләр дә, эшлекле төшке ашның яңа форматында шактый күп эшлекле фикерләр яңгырады. Бу яңалык кайберәүләргә ошап бетмәсә дә, күпчелекнең күңеленә хуш килде. Киләсе утырышта эшче кадрларны әзерләүчеләр белән очрашырга кирәклеге турында да сүз булды. Иң мөһиме шул – “Эшлекле төшке аш” та күтәрелгән тема актуаль. Чаллыга индустриаль парклар кирәк. Бу – халыкка өстәмә эш урыннары, казнага салым дигән сүз. Ә болар үз чиратында шәһәр халкының тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшыртучы күрсәткечләр.

Үз товарыңны һәм хезмәтләреңне җәмәгатьчеккә тәкъдим итү максатыннан “ИССА” компаниясе үзенең программасын күрсәтте. Соңыннан үзара хезмәттәшлек итү буенча фикер алышынды.

Шәхри Чаллы